Нурлатта юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уза

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Нурлат районында көзге каникуллар алдыннан балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән төрле акцияләр һәм чаралар уза. Бүген 9нчы мәктәпнең ЮИД отряды әгъзалары район автоинспекторлары белән берлектә «Җәяүле» акциясен үткәрделәр. Балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту һәм машина йөртүчеләрнең игътибарын балалар травматизмы темасына җәлеп итү өчен, акцияне оештыручылар әкият персонажларын да җәлеп итте. Әйтик, укучыларга мәктәпкә юлны дөрес чыгарга «Ак аю» булышкан.

«Мондый акцияләр балаларга юл аша куркынычсыз чыгуның кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә. Көзге каникуллар башланыр алдыннан бу бик актуаль. Моннан тыш, бүген машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр дә уздырдык", - диде ЮХИДИнең Нурлат бүлеге пропаганда инспекторы Илназ Закиров. Шул ук көнне «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре балаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International