Иртәгә, 28 октябрьдә, Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Нурлат шәһәре урамнарында «Тоннель» профилактик чарасы үткәрәчәкләр.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Алар балаларны тотып торучы махсус җайланмасыз йөртүгә аерым игътибар биреләчәк.
Нурлат районы автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучылардан игътибарлы булуны һәм РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүне сорый