Нурлатлыларга безнең йортлардагы газның уңайлылык кына түгел, потенциаль куркыныч чыганагы икәнен дә искә төшерәләр

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Газ безнең йортларда җылылык, комфорт, уңайлылык  кына китереп калмый, шул ук вакытта потенциаль куркыныч чыганагы да булып тора.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу бәхетсезлек очракларына, фаҗигаләргә китерә. Шуңа күрә көн саен газ куллану кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Хәзерге дөньяда безне саклап һәм бәхетсез очракларыннан коткарырдай приборлар күп. Бинада ягулык газлары һәм сөрем газының дәрәҗәсен контрольдә тотучы приборлар бар, һәм куркыныч булган очракта, саклагыч клапан кабына һәм газ бирү туктатыла. Моннан тыш, әлеге прибор килеп туган проблема турында тавыш сигналы белән хәбәр дә итәчәк.

Уяу һәм сак булыгыз. Кагыйдәләрне үтәү сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлекне һәм тормышны саклап калырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International