Район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча Нурлат муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планерка узды.
2021 елда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре социаль – мәдәни объектлар һәм күп фатирлы йортларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын тормышка ашыруның барышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов сөйләде.
«Татнефтедор» оешмасының Нурлат юллар идарәсе башлыгы Рафис Сафиуллин һәм «ТКХ ИК” МУП директоры Ольга Суркова Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә автомобиль юлларын кышкы карап тотуга әзерлек барышы турында сөйләделәр.
Санитар законнар өлкәсендә җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлеге башлыгы Гүзәл Әхмәтҗанова таныштырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгинаның чыгышы агымдагы елның октябрь аенда район мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышларга багышланган иде.
29 октябрьдә район һәм шәһәр территориясендә Гомумроссия өмәсен оештыру һәм үткәрү мәсьәләсен район Башкарма комитетының торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Наталья Долгова яктыртты.
Районның авыл җирлекләре эше һәм аларның үсеш перспективалары турындагы мөһим мәсьәләләр белән Егоркино һәм Сәләнгеш авыл җирлекләре башлыклары Анатолий Борисов һәм Анатолий Пинин чыгыш ясадылар.
Киңәйтелгән планерка эшенә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.