Нурлатта «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясенең икенче этабы узды

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

XXXI конференциянең икенче этабы “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды. Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова катнашты.

Көн тәртибендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау комиссиясе нәтиҗәләре турында фракция җитәкчесе Линар Маняпов чыгыш ясады.

Чыгыш ясаганнан соң Алмаз Сәлим улы барлык партия активына сайлау кампаниясен уңышлы уздырган өчен рәхмәт белдерде. "Сайлаулар катлаулы булды, әмма без алдыбызга куелган бурычны үтәдек. Мин ышанам ки, без киләчәктә дә сезнең белән бергә халык иминлеге өчен эшләрбез һәм хезмәт итәрбез», – диде ул.

Икенче мәсьәлә - «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат бүлекчәсе җирле сәяси советы составын ротацияләү турында депутатлар күпчелек тавыш белән җирле совет әгъзалары Чулпан Сөләйманова һәм Владимир Михейкинның вәкаләтләрен туктатырга һәм яңа әгъзалар – Камышлы беренчел бүлеге секретаре Валентина Вафинаны һәм Нурлат шәһәре Советы депутаты Идрис Кәримовны сайларга дигән карар кабул иттеләр.

Конференция бүләкләү белән дәвам итте.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның партия һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуы һәм Нурлат районының гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш кертүе өчен партиянең Нурлат җирле бүлекчәсенең Мактау грамоталары белән «Куйбышев микрорайоны» беренчел бүлекчәсе секретаре Зөлфия Мәхмүтова, Түбән Чаллы беренчел бүлекчәсе секретаре Валентина Макарова, «Авторота микрорайоны» беренчел бүлекчәсе әгъзасы Ольга Бурнашевская бүләкләнде.

«Нефтьчеләр микрорайоны»ның беренчел бүлекчәсе секретаре Ринат Мөхәммәтҗанов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук конференция барышында Алмаз Әхмәтшин яңа әгъзаларга партия билетлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International