30 октябрьдән Нурлат районында, республикадагы кебек үк, «Көзге каникуллар» профилактик чарасы старт ала.
Район автоинспекторлары традицион чараны балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау максатыннан үткәрәчәкләр. Көзге каникуллар алдыннан Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Кешеләр күпләп була торган урыннарда, шәһәр һәм район юлларында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.
« Көн озынлыгы кыскара барган шартларда, шулай ук начар һава шартлары белән бәйле ситуацияләрдә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементларны кулланырга чакырабыз", – дип билгеләп үтте ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.
«Көзге каникуллар» профилактик чарасы 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.