Яшь нурлатлылар ислам нигезләре буенча викторинада катнашты

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Нурлат шәһәренең Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә дини курсларда укучы балалар өчен ислам нигезләре буенча викторина узды.

Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм Нурлат районы мөхтәсибәте оештырды.

«Республикада балалар өчен викториналарны 2014 елдан башлап үткәрә башладык, - диде оештыручыларның берсе Илнур Әлмәтов.

 - Бу вакыт эчендә Татарстанның барлык районнарын булырга өлгердек, моннан биш ел элек сезнең Чулпан авылында да булдык. Соңгы еллардагы язма эшләр нәтиҗәсе дини белемнәре булган балаларның елдан-ел арта баруын күрсәтә».

Викторина Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге, ислам тарихы һәм башкалар турындагы 60 сораудан тора иде. Җиңүчеләр һәм призерлар хәйрия фондыннан кыйммәтле бүләкләр алды.

Башкалар да читтә калмады - аларга район мөхтәсибәтеннән татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International