Гражданнарга уңайлы булсын өчен, ул ике республикада урнашкан.
Казан гарнизоны хәрби прокуратурасында татарстанлыларга искәртеп узганча, агымдагы елның 1 октябреннән хәрби хезмәткә чакыру чорына консультация-хокукый пункт эшли башлаган.
"Учреждениегә ике адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Беренче пункт Татарстан башкаласы – Казанда, Дзержинский ур., 17 йорт адресы буенча икенчесе - Йошкар-Ола шәһәрендә, Гагарин проспектында, 18 йорт адресы буенча урнашкан. Элемтә өчен телефон: 8-(843) 264-23-51, - диелә Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы хәбәрендә.