Чираттагы җылыту сезоны башлану белән янгын чыгу куркынычы да арта

2021 елның 24 октябре, якшәмбе

Чираттагы ягу сезоны җитү белән янгын чыгу куркынычы да арта. Коткару чылар билгеләп үткәнчә, суыклар башлангач, шәхси секторда ут чыгу очраклары аеруча ешая.

– 2020 елның октябреннән 2021 елның апреленә кадәрге ягу сезонында шәһәрнең шәхси секторында һәм районда 39 янгын чыкты, аннан алдагы шул ук чорда 28 янгын булган иде. Ике кеше һәлак булды, берсе пеште. Ут 29 корылманы юкка чыгарды, 24сенә зыян салды, – дип узган сезонның аяныч статистикасын китерде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Альмарис Талипов. Янгын чыгуның сәбәпләре төрле. Мисал өчен, узган елның октябрендә һәм агымдагы елның гыйнварында Петровский поселогында һәм шәһәрдә янгын тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Нәтиҗәдә, йортлар янган, кешеләр һәлак булган.

 – Янгын чыгуның иң таралган сәбәпләренең берсе – ягу мичен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Ял көннәрендә исә мунчаларда ут чыга, – дип билгеләп үтте ул. Мисал өчен, шул көннәрдә генә Югары Нурлатта шундый хәл булган. Кирпечтән салынган мунчаның түбәсе тулысынча янып беткән, әмма вакытында килеп җиткән коткаручылар ялкынга күршедәге корылмаларга күчәргә ирек бирмәгәннәр.

Күзәтчелек  эшчәнлеге бүлегендә ягу чорында аеруча сак булырга һәм ярыклары булган, ватык мичләрне кулланмаска, алар янына яна торган әйберләр куймаска, учакны бензин, керосин һәм башка тиз кабынып китә торган сыекчалар белән кабызмаска, шулай ук башка кагыйдәләрне үтәргә өндиләр.

– Ягу чорында кайбер кешеләр электр белән җылытыла торган җайланмалардан файдаланалар. Иң мөһиме, алар үзлектән ясалган булырга тиеш түгел, электр челтәренә көч килмәсен өчен, бер үк вакытта берничә электр җайланмасын кабызырга да кирәкми, – дип киңәш итә өлкән инспектор.

 – Янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәү матди байлыкларны уттан саклап калырга ярдәм итәчәк. Хәзер ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге нурлатлылар аеруча игътибарга лаек. Якыннарыгызга, күршеләрегезгә янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар кую кирәклеге турында искәртегез. Бу хәзер аеруча актуаль

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International