Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 25 октябрьдә иртән һәм көндез урыны белән начар метеорологик күренешләр булуы көтелә.
2021 елның 24 октябрендә кич 18 сәгатьтән алып 25 октябрьдә кич 18 сәгатькә кадәр Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, иртән һәм көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, иртән һәм көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-3˚;
Көндез максималь һава температурасы +2..+5˚.
Иртәнге сәгатьләрдә юлларда аерым участокларда бозлавык булуы ихтимал.