Иске Чаллы мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары республика урманнарында кыргый хайваннар өчен җимлекләр ясау һәм аларны өстәмә тукландыру буенча игълан ителгән акциядә катнашты.
Урман туган авыллары янында гына урнашканга, яшь иске чаллылыларны табигать кочагына сәяхәт белән гаҗәпләндереп булмый. Әмма бу юлы урманда үткәрелгән ачык дәрес аларда зур тәэсирләр калдырган. Укытучылары да үзенчәлекле һөнәр ияләре булган бит – аучылар һәм урманчылар. Алар җитәкчелегендә балалар кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерләгәннәр, кыр кәҗәләре, боланнарны өстәмә тукландыру өчен махсус урнаштырылган стационар җимлеккә кабаклар куйганнар, яфраклы себеркеләр элгәннәр, тоз савытлары ясаганнар. Мастер-класс барышында укучылар районыбыз урманнарында көн итүче җәнлекләр, аларның туклану үзенчәлекләре турында да киңкырлы мәгълүмат алганнар.
– Мин тозның пошилар организмындагы витаминнарны саклау өчен кирәк булуын белми дә идем, бик кызыклы булды, – дип уртаклашты Ильмир Гарифуллин. Сыйныфташы Андрей Харитонов өчен исә кошларга туклану өчен, җимнәрдән тыш, комлы вак таш та таләп ителүе яңалык булган. “Мин биология фәнен, аеруча хайваннар турындагы мәгълүматны яратып өйрәнәм. Безнең урман аша куян, болан һәм пошилардан тыш, хәтта аюлар һәм бүреләрнең дә үтүе минем өчен ачыш булды”, – дип дәрестән алган тәэсирләрен бүлеште ул.
– Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган акция нәкъ менә шуңа – балаларны җимлекләр ясауга тартып, аларда кече яшьтән табигатькә, аның киңлекләрендә яшәүче җанварларга сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән дә, – диде дәүләт комитетының Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Радик Хәсәнҗанов. Хәер, үсмерләр мәктәптә оештырылган экологик чаралардан да читтә калмыйлар.
– Бездә табигатьне саклауга зур игътибар бирелә, – диде Иске Чаллы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Галиева.
– Укучылар өйләрендә әтиәниләре белән дә, мәктәптә эшләп килүче урманчылар түгәрәге кысаларында да сыерчык оялары, җимлекләр ясый. Даими рәвештә “Чиста шимбә” акциясе үткәрәбез, якындагы чишмәне тәртиптә тотабыз. Ильмир, Андрей һәм аларның сыйныфташлары өчен акция исә урман җәнлекләре өчен җимлекләр әзерләү белән генә тәмамланмады. Хәзерге вакытта алар “Урманда яшәүче җәнлекләр һәм кошларны кайгырту” темасына инша язу белән мәшгульләр. Әлеге иҗади эшләр белән укучылар республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган бәйгедә катнашачаклар. Ә инша язу балаларда зур авырлык тудырмастыр: экологик дәрес вакытында күпме мәгълүмат алдылар бит!