Төрнәстә йортларга янгын датчиклары куелды

2021 елның 23 октябре, шимбә

Төрнәс авылында күпбалалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йортларында янгын турында хәбәр бирүче 19 җайланма урнаштырганнар.

 – Моңа кадәр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча авылыбызның социаль якланмаган гаиләләренә 50дән артыграк датчик куйган идек, – диде Сергей Белов.

 – Бу юлы җайланмалар район башкарма комитеты аша кайтты. Төрнәслеләр бу кайгырту чарасын рәхмәт белән кабул иткәннәр, чөнки кечкенә генә датчик гомерне дә, йортны да саклап калырга сәләтле бит.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International