Нурлатның ирләр волейбол командасы «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына үткәрелгән республика ярышларында 2 нче урынны яулады.
Узган атнада Алексеевск районында 35 яшьтән өлкәнрәк волейболчылар арасында икенче лига ярышлары узды.
Нурлат җыелма командасына, нигездә, сугыш хәрәкәтләре ветераннары керде. Әйтергә кирәк, Нурлат командасы ел саен җәмәгать хәрәкәте призларына үткәрелгән чемпионатта актив катнаша һәм ышанычлы җиңүләр яулый.