Районда коронавирус инфекциясен булдырмау максатыннан төрле чаралар күрелә. Бу юнәлештә район Башкарма комитетының 8 мобиль төркеме, шулай ук хокук саклаучылар актив эш алып бара. Алар административ хокук бозуларны ачыклыйлар. Ә бит бу гамәлләр хокук бозучылар өчен тискәре нәтиҗәләргә китереп кенә калмый, пандемия белән бәйле рәвештә урнашкан нормаларны үтәмәү, иң беренче чиратта, инфекциянең таралуына да сәбәп була. “Үткәрелгән рейдлар кысаларында физик һәм вазифаи затлар, шәхси эшмәкәрләргә карата беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр иттеләр Россия МВДсының Нурлат бүлеге штабында. Билгеле булганча, 11 октябрьдән республикада яңа чара кертелде – эре сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга бары QR-код буенча гына керергә мөмкин.
– Күптәннән шуңа охшашлы чара кертергә кирәк иде инде, – дип үз фикерен белдерде Нурлаттан Владислав Блинов.
– Юкса, барыбызның да әлеге мәкерле авырудан тизрәк котыласы килә, әмма моның өчен бернәрсә дә эшләмибез: прививка белән исәпләшмибез, саклык чараларын санга сукмыйбыз. Шәхсән мин үзем ике куллап QR-код яклы. Прививка ясатасың килмәсә, өйдә утыр, инфекция таратма. Дөрес, һәркем дә андый фикердә түгел.
– Авырдым, һәм хәзер тагын бер тапкыр коронавирус миңа янамый, дип уйлыйм. Шуңа әлегә прививка да ясатасым килми, – дип уртаклашты яшь ханым, үзен Светлана дип таныштырып. Аның фикере белән килешәсе авыр. Инфекцияне кабат йоктырмам дип берәү дә раслый алмый. Шуңа күрә мине бу авыру читләтеп үтәр дип тә ышанырга кирәкми. Ә менә прививка ясатучыларның саны арткан. Һәм, ачыкланганча, бу QR-код таләп ителү сәбәбе белән генә дә түгел.
– Андый чараны кертмәсәләр дә, барыбер вакцина ясатырга барган булыр идем, – диде лаеклы ялдагы Екатерина Егоровна.
– Грипптан да ясаттым. Аның каравы, хәзер үземне яхшы хис итәм. Сүз уңаеннан, Нурлат районы үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, вакциналаштыруга килүчеләрнең саны күпкә арткан. – Бөтен чор эчендә районның 18 716 кешесе вакцина ясаткан булса, соңгы атна эчендә генә дә әлеге мөһим профилактика чарасын 2131 кеше үтте, – диде баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова.
– Планга карата халыкның 54 проценты вакцина алды. Узган чәршәмбедә прививка ясатырга теләүчеләр аеруча күп булган. Мисал өчен, дүшәмбе көнне – 129, сишәмбе – 299 кеше прививка ясаткан, атна уртасында исә мондыйларның саны 599 булган. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны бераз кимегән: 563 һәм 362, шимбә – 109, якшәмбе 79 нурлатлы прививка алган. Әлеге саннар нурлатлыларның килеп туган хәлгә аңлы якын килүләре турында сөйли.