Нурлатта ярминкә төрле ассортиментта продукция тәкъдим итте

2021 елның 23 октябре, шимбә

Шәһәр үзәгендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да тәкъдим ителгән товарларның күплеге белән шәһәр халкын сөендерде.

Нурлатлылар шәхси хуҗалыкларда үстерелгән сыйфатлы ит, яшелчәләрне бик теләп сатып алды.

Яңа гына мичтә пешеп чыккан камыр ризыклары, хуш исле икмәк һәм күмәч тә прилавкаларда  тоткарланмады. Алтынс һәм кызыл төстәге алмалар да тиз алып бетерде сатып алучылар.

 

Шул вакытта  балыкның төрле төрләре: яңа гына туңдырылганы, каклаган диңгез балыгы, тозлысы тәкъдим ителде.

Җирле умартачылар тәкъдим иткән бал һәм умартачылык продукциясе дә игътибардан читтә калмады. Әйтик, «Сәләнгеш балы» кооперативы сатуга 100 килограмм бал алып килде. Юкә балы, карабодай, төрле үләннәрдән ясалган, кәрәзлесе – кемгә нәрсә ошый?

Янәшәдә генә сәләнгешлеләр төрле кайнатмалар һәм кышка дип тозлыклар тәкьдим итте.

"Бер тапкыр булса да татып карадыгызмы әле? - дип авыл җирлеге башлыгы Анатолий Пинин бездән сорашты. – Киңәш итәм!”,-диде.

Мамык бияләйләр һәм оекбашлар өеме яныннан да тыныч кына үтеп китәргә мөмкин түгел иде.

“Кыш якынлаша, җылы әйберләр алырга вакыт! – дип Эдуард Яровых үз товарын бәяләргә чакырды. - Барысы да табигый материаллардан, үзебез җитештерәбез. теләүчеләргә эт йоныннан эшләнгәне дә бар,  нигездә кәҗә мамыгыннан эшләнгән әйберләр сатабыз.

Ул безнең шәһәрдә узучы ярминкәләрдә беренче ел гына катнашмый. Үзе Әлмәттән. Нурлатлыларның җирле җитештерүчеләрдән продукция сатып алуны өстен күрүләрен билгеләп үтә, беренче куллардан бәяләр дә яхшы, ассортимент та бай. Тәкъдим ителгән товарны да бик теләп сатып алалар икән.

Безнең карашны шунда ук кечкенә генә буйлы әби җәлеп итте. Әле генә аны кулларына тулы пакет белән күргән кебек идек, хәзер инде буш капчык тотып тора.

“Мин монда янәшәдә генә яшим. Барысын да аз-азлап кына сатып алам, фатирга кайтарам да Кечкенә генә буйлы әби шунда ук безнең карашны җәлеп итте. Әле генә аны кулларына тулы пакет белән күргәннәр кебек, хәзер буш тора.

 

“Мин монда янәшәдә генә яшим. Барысын да бераз сатып алам, фатирга кадәр кайтарам да янәдән ярминкәгә киләм. Миңа бит 93нче яшь китте инде, барысын да берьюлы алып китә алмыйм. Менә берничә тапкыр алырга килергә туры килә дә инде. Ике чиләк бәрәңге, кабак, кечкенә генә кисәк ит сатып алдым. Бик уңайлы", - дип аңлатты Надежда Цыганова. Ярминкәдән ул бик канәгать.

Халыкның ашлыкка булган ихтыяҗын истә тотып, ярминкәне оештыручылар сатып алучыларның шәхси транспорт та килеп туктау өчен уңайлы җирне  сайлаганнар. Нурлат кырларыннан җыелган уңышны бер рәткә урнашкан берничә сәүдә ноктасында тәкъдим иттеләр. җиткерергә һәм янә ярминкәгә. Миңа бит 93нче ел китте, барысын да алып китә алмыйм. Менә берничә тапкыр сатып алырга чыгарга туры килә дә инде. Бәрәңге ике чиләк, кабак, кечкенә ит сатып алдым. Бик уңайлы", - дип аңлатты Надежда Цыганова. Ярминкәдән ул бик канәгать.

Халыкның ашлыкка булган ихтыяҗын истә тотып, ярминкәне оештыручылар сатып алучыларга шәхси транспортта килеп туктарга уңайлы булсын өчен җайлы урынны сайлаганнар. Нурлат кырларыннан уңышны бер рәткә урнашкан берничә сәүдә ноктасында тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та танышты. Шәхси җитештерүчеләр һәм җирле кооперативлар вәкилләре белән аралашты. Бәяләрне чагыштырды.

Ә балыкчылар янына туктап сөйләшкәндә аларны кызыксындыру һәм балыкчыларның продукцияләрен җитештерү һәм сату буенча озак вакытлы эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру хакында  сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International