Бүген «Форпост» оешмасы активистлары, яшьгвардиячеләр һәм аграр техникум студентлары өмәгә чыкты.
Сулыклар территориясен чистарту буенча чираттагы чараларын алар «Чиста яр буе» акциясенә багышладылар.
Бу юлы алар янә ярны тәртипкә китерделәр һәм Тарн-Варн бистәсендәге сулык территориясендә күп санда чүп-чар җыйдылар.
Акциядә барлыгы 20дән артык кеше катнашты.
"Һава торышы салкын булуга карамастан, без өмәгә чыгарга булдык. Рәхәтләнеп эшләдек, бер-беребез белән аралаштык. Шул ук вакытта башка үткәреләчәк чараларны да планлаштырдык. Күп кенә нурлатлылар табигать кочагында ял иткәннән соң үзләре артыннан чүп-чар калдыралар. Без аз гына булса да чисталык булдырырга тырышабыз, чөнки районыбызның экологик иминлеге дә шуңа бәйле», – дип билгеләп үтте «Яшь Гвардия» нең Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Елауркина.