Төрнәснең үзәк паркын төзекләндерү буенча икенче чираттагы төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә. Хәзерге вакытта җәяүлеләр юлына брусчатка түшәлгән, тиздән подрядчы оешма өсте ябулы сәхнә урнаштыра башлаячак.
– Биредә эшләр узган елда башланып киткән иде, – диде Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов. – Әлеге паркта Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре – толлар һәм аналар хөрмәтенә куелган ике һәйкәл урнашкан. Аларга төрле программалар ярдәмендә ремонт ясадык, ә менә территориясен төзекләндерү халыктан җыелган үзара салым акчаларына башкарыла. Киләчәктә биредә авыл халкын җәлеп итә торган уңайлы ял урыны булдырырга, эскәмияләр куярга, балалар өчен таганнар һәм башка кече уен формалары урнаштырырга ниятлибез.