“Кондырча” ландшафт паркында төзелеш эшләре әле дәвам итә, ә нурлатлылар аңа сукмак салдылар да инде.
Район газетасы биредәге эшләрнең барышы турында беренче көннәреннән үк яза. Яшерен түгел, паркның көннән-көн матурая баруын күпсанлы коллегаларыбызның да күрәселәре килде, алар, журналистлардан аермалы буларак, күбрәк кабинетлардагы эш белән мәшгуль бит. Ә бу атнада, редакция биреме белән тагын әлеге объектка чыкканда, кайберләре безгә кушылырга булды. Парк аларны гаҗәпкә калдырды.
– Ничек матур монда. Ачык төсле балалар мәйданчыгында күпсанлы архитектур формалар урын алган, иң мөһиме, алар берсе өстенә икенчесе өелмәгән, шундый киңлек. Тамашачылар өчен баскыч кебек ясалган урыннар белән амфитеатр гына да ни тора. Һәм боларның барысы су буенда урнашкан. Моннан да яхшырак тагын нәрсә уйлап табып була соң? – дип үз фикерен белдерде коллегабыз Фәридә Моратова.
Шәһәрле Шаһаповлар гаиләсе дә ландшафт паркында күргәннәреннән зур тәэсирләр алган. “Биредә пляж төзелүе турында ишеткән идек, килеп күрергә булдык”, – диделәр Алия белән Илназ Шаһаповлар. Алар балалары Илфат һәм Әминә белән үз машиналарында килгәннәр. Беренче сыйныфта укучы улларының игътибарын, әлбәттә, балалар мәйданчыгы җәлеп итте. Илфат тизрәк “Хәрефләр”, “Саннар” модульләре янына ашыкты, шунда ук лабиринтка күчте, аның тоткасына ябышып, тупны үзәккә кертергә тырышты. Озак та үтмәде, таганнар янына китте, ә биредә аларның нинди генә төрләре юк. – Әни, ә анда нәрсә? – малайның игътибарын тимер ксилофон җәлеп итте. Әйе, биредә шундый музыка коралы да бар! Кыскасы, балаларга паркта күңелсезләнеп утырырга туры килмәячәк. Өлкәннәр өчен дә күп нәрсә уйланылган. Менә Шаһаповлар да, барбекю зонасы, күпсанлы япмалы корылмалар, перголалар, заманча утлар белән яктыртыла торган җәяүлеләр юллары янындагы уңайлы эскәмияләр, кечкенә елга аркылы салынган күпер, пляж, андагы кабинкалар, душ, әзер ятаклар, пирс һәм коткаручылар каланчасын күреп, шуны билгеләп үттеләр. – Эх, Әдиләне алмадык, – диде берникадәр үкенеч белән Илназ балалар бакчасына йөри торган кызлары турында. Зыян юк, киләсе елда парк аның өчен зур ачыш булачак.