Нурлатлылар салым органнары хезмәтләрен дистанцион рәвештә ала алалар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен гамәлләр эзлеклелегенең мөмкин кадәр җайга салынган  булуын таләп итә.

Килеп туган вәзгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

 Теләсә нинди хезмәтне онлайн алырга мөмкин, сайтта nalog.gov.ru һәм мобиль кушымталарда  68 интерактив хезмәт күрсәтүне карарга була.

Түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен «шәхси кабинетлар» гамәлдә, шул исәптән үзмәшгульләр һәм чит ил компанияләрен дә кертеп алар инде бишәү. Әлеге күп функцияле сервислар салым түләүчеләрнең салым органнары белән дистанцион аралашуының төп чарасы булып тора.

Интерактив режимда гражданнар салымнарны түли, салым органнарына мөрәҗәгать итү яки шикаятьләрнең нәтиҗәсен белә яки теләсә нинди мөрәҗәгать җибәрә ала. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге бар.

Салым органнарыннан теләсә нинди консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-22-22 Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International