«Промочистка» җәмгыятенең фильтрлау станциясе блогы территориясендә яңа су чистарту станциясе төзеләчәк

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Эш барышы белән урынга чыгып район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрне эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен һәм якын-тирә торак пунктларны әлеге челтәргә тоташтырып, 2020 елга «Нурлат шәһәре өчен су алу үзәге белән тәэмин итү системасын төзү» проекты эшләнгән.

Төзү-монтаж эшләренең бәясе якынча 800 миллион сум тәшкил итә. Эшләр Россия Федерациясе бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага башкарылачак.

Бүгенге көндә әзерлек эшләре бара: магистраль суүткәргеч трассасын сүттеләр, якын-тирә торак пунктларны тоташтыру өчен бүлү коелары урыннарында тамгалар куелды.

Биредә суны тимер катнашмаларыннан чистарту станциясе төзелеше өчен мәйданчык әзерләү  эше бара.

Төньяк һәм көнчыгыш микрорайоннарында су килү күләмен һәм басымын яхшырту өчен шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләрен көйләү эшләре бара. Беренче этапта 3,5 млн. сумлык эш башкарылган.

Бүгенге көндә Ленинград һәм Захаров урамнарында торбаларны алыштыруның икенче этабы башлана.

 

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Промочистка» җәмгыятенең суүткәргеч комплексын фильтрлау станциясендә булды, аның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 3200 куб.метр тәшкил итә, су белән тәэмин итү системасы төзелеше, Нурлат шәһәрен су белән тәэмин итү үзәге белән танышты, лабораторияне, фильтрация блокларын карады, эшләрнең барышын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International