Яңа 2021-2022 уку елына каникуллар даталары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә билгеләнгән.
Укучылар өчен көзге каникуллар 1 ноябрьдән башлана һәм 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Яңа ел каникулларына укучылар 29 декабрьдә китәчәк, уку 2022 елның 12 гыйнварында башланачак.
Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар 7-13 февральдә булачак.
Язгы каникулларда балалар 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.
Иң озын, көтеп алынган каникуллар 1 июньдә башлана һәм 31 августта тәмамлана.