23 октябрьдә, шимбә көнне, Нурлатта, Кооператив урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләренең киң ассортиментын, ә җирле умартачылар исә – юкә, чәчәк, карабодай балын тәкъдим итәчәк.
Ярминкә иртәнге сәгать 7.00дә башлана.