Нурлатның «Талым» балалар бакчасы яңарып тиздән үз ишекләрен ачачак

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин шәхсән үзе урынга чыгып эш барышы белән танышты.

Биредә ул барлык кабинетларны, зал, төркем бүлмәләрен, санитар бүлмәләрне, азык-төлек блогын карады.

Подрядчы оешма вәкилләренә эчке бизәкләү эшләренә дә, бинаның фасадына да кагылышлы эшләр буенча күрсәтмәләр бирде.

Төзүчеләр ышандырганча, балалар бакчасы агымдагы ай ахырында файдалануга тапшырылачак. Димәк, тиздән "Талым" балалар бакчасы янә ата-аналар һәм тәрбиячеләрне сөендереп,  балаларның шат авазлары белән тулачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International