Нурлатлылар Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Дәүләт статистикасының Нурлат бүлеге мәгълүматларына караганда, халык санын алу башланганнан бирле безнең район халкының 10 проценты әлеге мөһим кампаниядә катнашкан да инде.

Кизләү авылыннан Ильвина Уразгильдиева Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгенә үз эшләре буенча килгән. Волонтерлар Румия Фәтхетдинова һәм Резедә Елауркина белән әңгәмә корганнан соң, биредә урнашкан халык санын алуның стационар участогына үтеп, бүген үк җанисәп алуда катнашырга карар иткән.

«Яшем буенча беренче тапкыр катнашам, - дип уртаклашты ул. - Исәпкә алучыны көтеп тормаска һәм сорауларга монда ук җавап бирергә булдым. Бик уңайлы».

 

Ә менә Наталья Матмусаева, волонтерлар дәүләт хезмәтләренең рәсми порталында мөстәкыйль рәвештә катнашырга мөмкин булуын аңлатканнан соң, чират торуга вакытны сарыф итмичә, үз телефоннары ярдәмендә барлык сорауларга да җавап бирделәр.

«Халык санын алу бик мөһим, чөнки киләчәктә балалар бакчалары, мәктәпләр төзү өчен кирәкле булачак мәгълүматларны формалаштыра», – дип белдерде ул.

Халыкс санын исәпкә алуда өч төрле юл белән катнашырга мөмкин: 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап биреп, 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр яшәү урыны буенча өйгә килеп исәп алучы сорауларына җавап биреп, шулай ук 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар участокка барып та катнашырга мөмкин. Нурлат районында алар унау: Мамык, Егоркино, Урта Камышлы, Киекле, Биләр Күле, Аксумла авылларында, Нурлат шәһәрендә: «Нурлат АТПсы»нда, Халыклар Дуслыгы Йортында, Күпфункцияле үзәк бинасында һәм «Буровик» спорт залында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International