Исәпкә алу кәгазьләрен өйдән тутыру өчен Интернетка керү мөмкинлеге булмаган нурлатлылар өчен стационар исәпкә алу участоклары эшли башлады.
Республикада барлыгы 500 гә якын шундый пункт ачылды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Моннан тыш, халык санын алуда катнашу өчен КФҮгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нурлат халкы әлеге чарада катнашу өчен уңайлы булган теләсә кайсы ысулны сайлый ала: өйдән мөстәкыйль рәвештә яки исәпкә алучының өйгә килүен көтәргә яки стационар участокка яки КФҮкә килергә дә мөмкин.