Нурлатлыларга өйдән генә халык санын алуда катнашу өчен алты җиңел адым

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр уза торган Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен исәпкә алу оештырылган махсус урынга бармыйча яки исәпкә алучыны үз өеңдә кабул итмичә дә була.

Әгәр сезнең интернетка чыгу белән мөмкин булган теләсә нинди гаджетыгыз бар икән, һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән шәхси сәхифәгез  бар икән, сорауларга җавап тутыру кыен да булмаячак һәм күп вакытны да алмаячак.

 

Анкетаны тутыруның 6 этабын узарга кирәк.

РФ дәүләт хезмәтләре сайтында «Халык санын алуда катнашу» хезмәтен сайларга һәм бүлекләрнең гомуми мәгълүмат, исәпкә алу битләре, торак мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап тутырырга.

Мәгълъматларны өлешләп тутырырга һәм кисәкләп сакларга мөмкин.

Анкеталарны үзегез өчен генә түгел,  гаилә әгъзалары өчен дә һәм яшәү урыныгыз турында да тутырыгыз.

Барлык формалар да тутырылгач, «тәмамлау»төймәсенә басарга кирәк.

Сезнең электрон почтага яки телефонга йорт хуҗалыгына QR-код белән  гаиләнең һәр әгъзасына цифрлы код бирелгән смс-хәбәр киләчәк.

Килгән шул кодларны исәпкә алучыга күрсәтергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, алданрак без өйдән генә РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси бит сәхифәсен ничек итеп расларга мөмкин булуы турында сөйләгән идек. Моны банк кушымтасы ярдәмендә дә эшләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International