Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Алсу» балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән танышты

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Алсу»балалар бакчасында булды.

Биредә капиталь ремонт бара, Алмаз Сәлимович шәхсән үзе эш барышы белән танышты. Ул төзүчеләргә балалар учреждениесендәге эчке эшләргә, аның территориясен төзекләндерүгә кагылышлы күрсәтмәләрен җиткерде, объектны тапшыру сроклары буенча да күрсәтмәләр бирде. Гомумән, капиталь ремонт үткәрүнең мөһим булуын билгеләп үтте.

Биредә ремонт эшләрен  башкаручы подрядчы оешма прорабы Рамил Нуриәхмәтов билгеләп үткәнчә, бинаның ике катында да штукатурлау һәм шпаклевкалау тәмамланган, эшчеләр диварларны буяуга керешкәннәр, асылмалы түшәм урнаштыру эшләре тәмамланган.

Су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, барлык инженерлык челтәрләре салынган, янгынга каршы торучы ишекләр куелган, фасад  эшләре шулай ук тәмамланган. Прораб сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 10-15 кеше эшли торган объект ноябрь ахырына тапшырылачак.

Хәзергә «Алсу» балалар бакчасында тәрбияләнүче 115 бала вакытлыча «Башаккай», «Светлячок» һәм «Чык тамчысы» мәктәпкәчә белем  учреждениеләренә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International