Нурлатта яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләренең Президентын сайлауда катнашты

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

19 октябрьдә Нурлат районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары сайлау хокукыннан файдаланды һәм үз илләре Президентын сайлауларда катнашты.

 

Сайлау комиссиясе әгъзасы, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының беренче секретаре Азизбәк Разаковның сүзләренә караганда, Татарстанда вакытыннан алда тавыш бирү 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Мондый шартлар безнең республиканың чит илдә булган гражданнары өчен генә булдырылган. Үзбәкстан территориясендә тавыш бирү башка принциплар буенча уза. Мондый практика 2019 елдан башланды һәм Үзбәкстан хөкүмәте республикабызның барлык гражданнары үзләренең сайлау хокукыннан файдалана алсын өчен бөтен көчен куя", - дип билгеләде Азизбәк Хәйитович. Шул ук вакытта Нурлатта вакытыннан алда тавыш бирүне югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International