Нурлаттан Наил Нәбиуллин Төркиядә уздырылган 66 чакрымлы йөгерештә катнашты

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Финишка ул Татарстан флагы белән һәм татар түбәтәеннән килде.

Нурлатта туып үскән Наил Нәбиуллин гаиләсе белән Төркиядә яши. Моңа кадәр дә спорт белән мавыккан, бигрәк тә йөгерү белән шөгыльләнгән якташыбыз анда да ярышларда катнашуын дәвам итә. Узган атна ахырында ул Төркиядә ультратрейлда катнашты.

"Трейл-тауларда узучы йөгереш төре. Дистанция тау юллары буйлап уза, шуның белән авыр да. Дистанцияләр гаҗәеп матур ландшафт, хәтта Юнеско исемлегенә кертелгән гаҗәеп матур җирлектә уза. Мин 66 километр араны сайладым һәм Татарстан исеменнән катнаштым. Татарстаннан ярышларда Казан кызы Альбина Хаҗипова да бар иде", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Наил Нәбиуллин.

-Шул ук вакытта үз табигате һәм тарихы уникаль булган Каппадокиядә үтүче бу узыш, Төркиянең иң тәэсирле ярышларыннан берсе, дөньяда иң популяр, иң матур йөгерешләрнең берсе булып тора. Быел анда 60 илдән 2500 кеше катнашты, алар 38, 66 һәм 119 километр дистанцияләргә йөгерде, -дип сөйләде якташыбыз.

Йөгерүчеләргә марафон узу өчен 12 сәгать 30 минут вакыт бирелгән. Наил 66 километр араны 11 сәгать эчендә йөгереп үткән.

«Гомуми биеклек 2000 метр тәшкил итте. Моңа кадәр Татарстанның тигез юллары буйлап 65, хәтта 85 километрны йөгергәнем булды. Әмма халыкара ярышларда мондый озын дистанциягә беренче тапкыр чыктым. Бу - шулай ук минем шундый биеклектә таулы юлларда беренче йөгерүем. 35 километр йөгергәч, аяк киемен җиңелрәккә алыштырдым. Бу алдан уйланылган иде, мине бу ноктада хатыным Гөлчәчәк көтте", - дип дәвам итте якташыбыз.

Шәһәр һәм шосседа узучы ярышлардан аермалы буларак, тауларда йөгерү кыенрак, игътибар да, физик көч тә, ихтыяр көче дә таләп ителә.

«Әйтик, без күп километр тар тау сукмаклары буйлап йөгердек. Ә аяк астында ком, ә биеклектә - упкын, теләсә кайсы мизгелдә ыгылу куркынычы бар. Шуңа күрә бу йөгерү зур саклык һәм игътибар таләп итте. Шунысы белән ул кызыклы да: син һәр секунд саен үзең һәм табигать белән көрәшәсең. Шуңа күрә мондый ярышлар бигрәк тә маҗаралы», - дип сөйләде Наил «Нурлат-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Ә финишка ул Татарстан әләме һәм башына татар түбәтәе белән килде.

«Горурлык хисе кичердем. Татарстан әләмен күтәрү, олылау милләтебез өчен горурлык хисе тудыра һәм безнең халыкны чит илләрдә таныту мөмкинлеген бирә. Әлбәттә, бик сөендем. Чөнки бу-сынау һәм, беренче чиратта, үзеңне җиңү», - диде Наил һәм мондый йөгерешләрдә киләчәктә дә катнашырга ниятләвен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International