«Нурлат-информ»да " Ышаныч һәм иминлек " конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең Нурлат шәһәре профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова «Ышаныч һәм иминлек» муниципаль конкурсы кысаларында район журналистларын нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бүләкләделәр.

«Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүдә массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең роле бик мөһим", - дип билгеләп үтте дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов. 

Район газетасы, телевидение һәм радиостанция хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International