Теләмәгән йөклелекне булдырмауны комплекслы профилактикалауның федераль проекты кысаларында һәм ТРда демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән «Плюс бер» проектының юл картасын уңышлы гамәлгә ашыру максатларында «Грани» кинотеатрында абортлар проблемасы турында «Сайлау хокукы» дигән тулы метражлы фильм күрсәтелде.
Фильм премьерасыннан соң, Нурлатта аның турында фикер алышу булды. Район благочинные иерей Сергий Егоров, Ильинский чиркәве настоятеле һәм күп балалы әти иерей Александр Кузьмин үз фикерләре белән уртаклашты. Алар тормыш кыйммәтләре, хатын-кызларның тормышта балаларына гомер бүләк итү бурычы турында сөйләделәр.
«Һәр кеше җирдә үз эзен калдырырга омтыла. Минем өчен бу - минем балаларым», - дип билгеләп үтте иерей Александр.
Гомумән алганда, фильм барысында да онытылмас тәэсирләр калдырды, уйланырырга, эш-гамәлләрне яңадан барларга мәҗбүр итте.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина да тормышны һәм дөрес сайлау ясауны яклап чыгыш ясады.
"Үзем әни буларак һәм үз үрнәгемдә ана булу-бик матур хис» дип ышандырып әйтәм", - диде ул.
Казан шәһәренең “НАЗ”(«Умиление») гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге психологы Аида Фиогбе сүзләренә караганда, Нурлат - «Сайлау хокукы» фильмын күрсәткән 13 район икән.
«Ул теләмәгән йөклелекне өзүгә беренчел профилактика булып хезмәт итә", - дип уртаклашты Аида Владимировна.
Ул шулай ук барлык катнашучыларга авыр чакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй гамәлдәге контактлар күрсәтелгән мәгълүмати буклетлар тәкъдим итте.