Нурлатның «Башаккай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яшьтән табигатьне яратырга өйрәнеп үсә

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Биредә алып барылучы экологик тәрбия-эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Балалар бакчасы территориясе яшел үсентеләргә күмелеп утыра, биредә төрле агачлар һәм куаклар бик күп үсә. Моннан тыш, коллектив көче белән иртә яздан көзгә кадәр бик күп төрле чәчәкләр дә үстерелә.

Болар барысы да балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итә. Эшчәнлек барышында тәрбиячеләр балаларны агачларның төрләре белән таныштыра, аларның әйләнә-тирә мохит өчен файдасы турында сөйли, аларны сакларга кирәклеген искә төшерә. Балалар агачларны кисәргә, кош ояларын җимерергә, сулыкларны пычратырга, урманда ут үстерергә ярамавын яхшы белә. Җәй буе алар участокларда чәчәкләрне карыйлар, бу да үзенә күрә бер тәрбия ролен уйный. Тәрбияләнүчеләр чәчәкләрнең ничек итеп үсүләрен күзәтә, аларга карап соклана, тәрбиячеләр күбәләкләр,  үсемлекләр тирәсендә очучы бөҗәкләр турында сөйләп, аларның белемнәрен баета.

Бу эшләр «Табигать белән бергә булыйк» дигән девиз астында башкарыла. Көз җитүгә, балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләр белән таныша, аның кышка ничек әзерләнүе турында өйрәнә. Күптән түгел нәниләр белән бергәләп чәчәк орлыклары да җыеп  киптерергә куелды. Димәк, киләсе елда да бу балалар бакчасы ямьле төсләргә күмеләчәк.

 

Авторлары: Нурзия Фәтхетдинова, Айнур Бадыйгина, “Башаккай” балалар бакчасы тәрбиячеләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International