Канун нигезендә һәрбер 80 яшькә җиткән кешенең караучысы булырга тиеш. Моның өчен компенсация түләве каралган. Әмма пенсионерны карауны рәсми рәвештә эшләмәүче, бернинди кереме булмаган хезмәткә сәләтле гражданин гына рәсмиләштерә алуын исәпкә алырга кирәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Нурлат районындагы бүлеге клиент хезмәте (бүлек хокукларында) шуны искә төшерә: компенсация түләүләре шулай ук I төркем инвалидларын, дәвалау учреждениесе күрсәтмәсе нигезендә даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ булган өлкәннәрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем балачактан инвалид балаларны караучы затларга да билгеләнә.
-Компенсация түләвен билгеләү процедурасы җиңеләйтелде. Моның өчен бары тик 2 гариза гына бирергә кирәк. Беренчесе эшкә яраклы булмаган затка хезмәткә яраксыз гражданга тербияләү буенча түләүләр билгелеү турында кагыла. Монда карап тәрбияләүне башлау датасын, яшәү урынын һәм шәхесне раслаучы документны күрсәтергә кирәк. Икенче гариза пенсионерның аның артыннан карауга ризалыгына кагыла, - дип аңлата клиентлар хезмәте башлыгы Рушания Шакирова, шулай ук гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә кирәклеген билгеләп үтә.
Моннан тыш, соратыла торган документлар исемлегеннән белем бирү учреждениесеннән белешмәләр генә түгел, тәрбияләүне 14 яшькә җиткән бала укудан буш вакытында башкару очрагында, ата-ананың берсенең һәм опека һәм попечительлек органының рөхсәте дә төшереп калдырылды. Исегезгә төшерәбез, карау чоры карауны гамәлгә ашыручы затка һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажына кертелә. Бу караучы затка иминият пенсиясе алу өчен үз пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
1 төркем инвалидны һәм 80 яшькә җиткән затны, шулай ук баланың ата-анасы яки опекуны тарафыннан тормышка ашырылмаган 1 төркем балачактан инвалидны һәм инвалид баланы караган өчен түләү күләме 1 200 сумга тигез.