Чияле Алан авылында узган җирле автор Александр Арзамасцев белән иҗади очрашуда аның чираттагы шигъри җыентыгын чыгаруы билгеле булды. Ул - авторның иҗатында өченче тупланма булачак.
Очрашуда җирле мәктәп укучылары «Мин синең белән шигырь телендә сөйләшәм» исемле беренче ике җыентыктан шигырьләр укыды. Александр Арзамасцев кунакларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Чияле Алан авылы аңа бик якын, аның әбисе тумышы белән шушы авылдан.
"Мин якташлар белән оештырылган бу очрашуга бик шат", – дип сүзен йомгаклады Александр Арзамасцев һәм авыл халкын үзенең яңа китабы белән таныштыра алачак яңа иҗади очрашуларга өметен белдерде.