Бу атнада беренче тапкыр рәсми рәвештә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Россия Президенты карары белән ул илебездә ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә узачак.
Аның рәсми бәйрәмнәр календарена кертелүе исә гаилә институтын ныгыту һәм әтиләрнең балалар тәрбияләүдәге роленә зуррак игътибар юнәлтүне максат итә. Ч ө н к и с о ң г ы а р а л а р д а , килешәсездер, балалар тәрбияләү белән башлыча әниләр шөгыльләнә, гаиләне туендыру белән мәшгуль булган әтиләрнең исә моңа вакыты җитеп бетми.
Әмма, бәхеткә, үз сабыйларын тәрбияләүдә актив катнашучы, әле алай гына да түгел, аларны үзләре үк җитәкләп йөрүче әтиләр дә юк түгел. Шуларның берсе – Иске Чаллы авылында яшәүче Иван Порфирьев. Тормыш иптәше Софья белән өч кызбала тәрбияләп үстерәләр. Зурлары Вероника белән Виктория бер елгылар, икесенә дә 11 яшь, мәктәптә
укыйлар. 5 яшьлек Валерия бакчага йөри әле. Кызларның барысы да әниләре һәм әтиләренең дә бердәй игътибар һәм яратуын тоеп үсә.
– Кызларыбызның өчесе өч төрле холыклы. Вероника әле беренче сыйныфтан ук спорт, нигездә, чаңгы белән мавыга. Мавыгуының җитди шөгыльгә әверелүен күреп, тренировкалар башлап җибәрергә туры килде. Мәктәптән бирле чаңгы спорты белән шөгыльләнмәгән булсам да, үзем дә кабат чаңгыга бастым һәм шуннан бирле һәрчак кызым янәшәсендә мин, – ди Иван Александрович. – Икенче кызыбыз Виктория күбрәк китаплар укырга, кычкырып укыганын тыңлаганнарын ярата. Моңа да вакыт табарга тырышам. Кечкенәбез алга таба үзенә нинди шөгыль сайлар, әлегә әйтүе кыен, әмма пазллар җыярга ярата, ярдәм кирәк булганда аның да янәшәсендә булырга туры килә.
Иван Александрович “Нурлатнефть” НГДУсында хезмәт куя. Эш графигы сменалы, әмма өйдә булган көннәрендә һәр кичне тулысы белән балаларына багышлый. Көн саен кызлар өй эшләрен әзерләп бетергәннән соң алар авыл мәктәбе стадионына юл тоталар. Көзнең коры матур кичләрен Вероника белән якынлашып килүче чаңгы сезонына әзерлеккә багышлыйлар икән. Алдагы елларда районкүләм һәм тирә-яктагы чаңгы ярышларында үз яшьтәшләре арасында беренчелекне бирмәгән Вероника быел да үзалдына җитди максатлар куя. Һәм әтисе, әлбәттә инде, аның беренче ярдәмчесе һәм рухландыручысы.
– Беренче көннәреннән ярышларга үзем йөртәм. Алар эш көнем белән туры килгәндә, коллегаларым белән алмашкан чаклар да булгалый. Әти-әниләрнең янәшәдә булуы балага көч һәм җиңүгә омтылыш бирә дип саныйм, – ди Иван Порфирьев. – Баланың кызыксынуы бар икән, аны хупларга, ничек тә ярдәм итәргә кирәк. Гомумән, гаиләдә әти-әни балаларга бар яктан үрнәк, абруйлы булырга тиеш. Үзенең чаңгычылары белән дан тоткан Иске Чаллы авылында исә балалары янәшәсендә һәрчак терәк булган актив әтиләр тагы да бар. Әле алай гына да түгел, алар мәктәп коллективы, аеруча физик тәрбия укытучысы Любовь Живодерованың беренче ярдәмчеләре дә. Ярышларга барукайту, аларны оештыруда ярдәм итү, бүләкләр, спорт өчен кирәкяраклар алуда булышу, дисеңме... Боларның барысында да Любовь Аркадиевна аларга таяна.
– Хәзерге әтиләрнең күбесе үзебезнең мәктәпне тәмамлаган чыгарылышлар. Иван Порфирьев, Владислав Тугасев, Аркадий Савадеров, Александр Шаронов, Олег Мурзин, Александр Трифоновның барысы да искиткеч гаилә башлыклары, эшлиләр дә, хуҗалык та тоталар, балаларына да ныклы тәрбия бирәләр. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм итми калмыйлар, – ди укытучы. Әтиләрнең уртак тырышлыгы һәм ярдәме белән стадионга ут та кертелгән икән әле. Елның теләсә кайсы вакытында, аеруча кышкы кичләрдә ул шаулап тора. Әлбәттә инде, балалары белән бергә әти-әниләре биредә була, үзләре дә чаңгы шуа, спорт белән шөгыльләнә. – Безнекеләр генә түгел, башка балалар да спортка тартылсыннар иде. Без – әтиләр, авылыбыздагы бөтен балалар өчен борчылабыз, барысына да ныклы тәрбия бирелсен дип тырышабыз. Алар өчен тагы да күбрәк эшләр эшлисе килә, – ди Иван Александрович. Беренче Әтиләр көне исә Порфирьевлар гаиләсендә һич тә игътибарсыз калмастыр. Гадәттә бәйрәмнәрдә кызлары әтиләрен ихлас күңелдән ясалган кул эшләре белән сөендерә икән. Шулай да аларның хөрмәте һәм мәхәббәте әтиләре өчен иң зур бүләк, әлбәттә.