Юллар – төзек, асфальт чыдам булсын. Юл хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2021 елның 17 октябре, якшәмбе

Нурлат автомобиль юллары идарәсенең асфальт-бетон заводында 10нан артыграк төрдәге асфальт җитештерелә. Асфальт-бетон цехы мастеры Илдар Кәримовның һәр эш көне, аеруча юллар салу сезонында, иртәнге 5тән караңгы төнгәчә диярлек дәвам итә. Бу гаҗәп тә түгел, биләгән вазыйфасы буенча аңа цех эшенең үзәгендә кайнарга туры килә бит.

– Асфальт-бетон заводы сезон барышында – март урталарыннан алып ноябрь азагына кадәр туктаусыз эшли, дисәк тә була, – дип хезмәт үзенчәлекләре турында сөйләде Илдар Илкамович. – Агымдагы сезонда 30 мең тоннага якын асфальт-бетон катнашмасы әзерләнде, һәм бу әле соңгы саннар түгел. Көненә 100дән алып 1 мең тоннага кадәр чимал җитештерәбез. Күләм, әлбәттә, юлчыларның эш төренә бәйле. Әйтик, автомобиль юллары белән чагыштырганда, ишегалларындагы юлларны ремонтлау өчен катнашма азрак таләп ителә. Кыш көне дә эш тыгыз, юлларга сибү өчен бозлавыкка каршы чимал әзерлибез, заводның ремонтын кайгыртабыз. Заман белән бергә асфальт-бетон катнашмасының стандартлары үзгәрә, измәнең сыйфатына, составына, җитештерү ысулларына куелган таләпләр дә камилләшә бара. 2013 елда төзелгән завод аларга тулысынча җавап бирә. – Бүгенге көндә бездә 10 төрдән артыграк маркадагы асфальт җитештерелә, – диде мастер. – Юлчыларның хезмәт даирәсе киң, алар тротуарлар, федераль билгеләнештәге юллар да салалар, чокыр ремонты ясыйлар. Һәр юл катламының һәм төренең расланган үз “рецепты” бар. Әмма технологияләр, заводның җитештерү мөмкинлекләре никадәр генә алдынгы булмасын, эшнең нәтиҗәсе, иң беренче чиратта, аның тәҗрибәле, тырыш, үз эшен белеп башкаручы хезмәткәрләренә бәйле. Цех бүген 12 кешелек коллективны берләштерә. Илебезнең төрле төбәкләреннән килүче төзелеш материалларын кабул итүдән алып, әзер асфальт-бетон катнашмасын машиналарга төяп җибәрүгә кадәрге булган катлаулы һәм җаваплы эш нәкъ менә алар кулы аша үтә. Һәркайсының үз вазыйфасы, бурычлары. Ә менә эшнең көйле, өзеклекләрсез тормышка ашырылуы җитәкчелек, шул исәптән мастерның кешеләр белән уртак тел табып эшли белүе, оештыру сәләте, осталыгыннан да тора. Һөнәре буенча авыл хуҗалыгы инженер-механигы Илдар Кәримов 2007 елда хезмәт биографиясен үзе өчен ят – юллар хуҗалыгы өлкәсендә дәвам иттерсә дә, тәҗрибәсе һәм белемнәре аңа биредә дә лаеклы эшчәнлек алып барырга ярдәм итә. Хезмәтен яратып башкаруы исә һәр сүзендә диярлек чагыла. – Үзебез салган юллардан атлау да күңелдә шатлык хисләре уята бит. Алар төзек, асфальт катламы чыдам – димәк, эшебез яхшы башкарылган. Безнең өчен аннан да зуррак уңыш булуы мөмкинме соң, – диде ул. Бу көннәрдә исә Илдар Илкамович икеләтә котлаулар кабул итәчәк: соңгы елларда ул 19 октябрьдәге туган көнен һөнәри бәйрәме белән бергә билгеләп үтәргә гадәтләнгән. Иң җылы теләкләрне исә аңа, һичшиксез, якыннары – тормыш иптәше Кадрия Ранасовна, кызлары Илүзә белән Ләйсән, кияүләре Айнур белән Артур һәм сөекле оныгы Ралина җиткерәчәкләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International