Алмаз Әхмәтшин Нурлат юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2021 елның 17 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һ ө н ә р и  б ә й р ә м е г е з уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Урамнарны һәм юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Соңгы вакытта юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән шактый эшләр башкарылды: урамнар матурая, шәһәрне торак пунктлар белән тоташтыручы юлларда ремонт эшләре бара, тротуарлар, велосипед юллары төзелә, заманча автобус павильоннары урнаштырыла. Юлчыларның хезмәте – һәрвакыт күз алдында. Алга куелган бурычларның масштаблары эшне кызу темпларда башкаруны сорый. Кышын һәм җәен, төрле һава торышы шартларында, сез юлларның төзеклеген тәэмин итәсез, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге дә – сезнең кулларда. Муниципалитетның юл тармагы үсеше һәм халык яшәешенә уңай шартлар тудыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Н ы к л ы  с ә л а м ә т л е к , гаилә бәхете, район һәм шәһәребез иминлеге хакына барлык башлангычларда уңышлар телим!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International