Нурлатта республика программасы буенча тагын бер ишегалды заманча яңартылды

2021 елның 16 октябре, шимбә

Төзекләндерелгән ишегалды Кариев урамындагы 9 күп фатирлы йортны берләштерә.

Бәйрәмчә һәм күңелле итеп, күп санлы кунаклар катнашында бүген 9 йортта яшәүчеләр яңартылган үз ишегаллары ачылуын бәйрәм иттеләр, ул җәйге сезонда ТР Президенты «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә үзгәртелде. Аны ачу тантанасында Нурлат шәһәре Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов, шәһәр Советы депутаты Николай Липатов катнашты.

Балалар өчен уен комплекслары, өлкәннәр өчен өстәлләр һәм эскәмияләр, юллар, тротуарлар, уңайлы парковка, чүп савытлары, келәмнәр өчен җайланмалар, кием киптергечләр... яңа ишегалдын төзекләндергәндә халыкның бар теләкләрен исәпкә алдылар. Яшел үсентеләр өчен дә урыннар күп, биредә «Ямьле йорт», «Коммунальник» һәм «Нефтяник» идарәче компанияләре агачлар һәм чәчәкләр утыртырга ниятли. 

«Моңа кадәр биредә чүп үләннәре үсеп утыра иде, ә хәзер безнең ишегалдын танырлык та түгел. Балаларга да уйнарга урын бар, өлкән буын өчен ял урыннары да бар. Шундый матур ишегалды өчен без бик рәхмәтле», - дип билгеләп үтте йортларның берсендә  яшәүче Любовь Ивановна Петрова.

«Безнең ишегалды» республика программасы быел Нурлатта 16 ишегалдын колачлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов билгеләп үткәнчә, киләсе елда тагын 30ны төзекләндерү планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International