“Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестиваленең Әлмәт шәһәрендә узган зона турында нурлатлы Илназ Вафин “Дан минуты” номинациясендә II урынга лаек булды. Республика бәйгесенең әлеге сайлап алу этабында 15 районнан 300ләп кеше көч сынашкан. “Нурлатнефть” НГДУсында инженер-механик булып хезмәт куючы Илназның фестивальдә беренче тапкыр гына уңыш яулавы түгел, алдагы елларда ул ике тапкыр зона этабының җиңүчесе булган иде. Егет битбокс – музыканың композицияләрне бары тик тавыш, авыз һәм иреннәр ярдәмендә генә башкара торган оригиналь жанрында чыгыш ясый. Бу юлы да жюри аның номерын югары бәяләгән. – Битбокс белән 7 еллап шөгыльләнәм, – дип фикерләре белән уртаклашты Илназ. – Осталыгымны даими чарлыйм, өйдә төрле уен кораллары тавышын, музыка, җырларны имитацияләп, тренировкалар үткәрәм. Район күләмендәге концертларда да чыгыш ясыйм, башкаладагы чараларга да чакыралар. Быелгы фестиваль өчен композицияне махсус әзерләдем. Аны башкарганда тавышларның кабатланмавын, тамашачылар өчен күңелле, матур булуын да истә тоттым. Фестивальнең зона турында Нурлаттан Марина Казакова, Ксения Спиридонова һәм Айваз Идиятуллин да катнаштылар, алар “Музыка/кече формалар” номинациясендә чыгыш ясап, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Илназ Вафин исә Нурлат данын “Безнең заман”ның ноябрьдә Казанда узачак суперфиналында да яклаячак.