Некрасовка авылында юлсызлык мәсьәләсе үзара салым программасы ярдәмендә хәл ителде

2021 елның 16 октябре, шимбә

Н е к р а с о в к а – а в ы л җирлегендәге зур булмаган торак пунктларның берсе һәм юллар биредә аеруча проблемалы саналган.

 – Әле моннан берничә ел элек кенә язгы, көзге пычракларда авылга машина белән керү турында хыяллана да алмадык. Транспортны һәрчак авыл башында асфальтта калдырып керә, әле пычраклар башланганчы ашамлыклар запасы ясап кала торган идек, – диләр шул авылда гомер итүче Фәния Сәмәрханова белән Гөлсинә Төхвәтуллина.

 – Соңгы берничә елда никадәр юл ясалды. Барысы да үзара салым программасы ярдәмендә. Елга урамында гомер итүче Рәфыйкъ абый Яруллин да көзге һава торышының үзгәреп китүеннән курыкмый хәзер, чөнки машинасы белән капка төбенә кадәр кайтып туктый ала. Быел үзара салым программасы ярдәмендә алар урамына да вак таш җәелгән.

 – Гомер буе пычраклар башланса, безнең урамга бары трактор гына уза ала иде, хәзер менә барыбыз да рәхәтләнеп йөрибез. Шатланып туя алмыйбыз. Киләсе елда да үзара салымны җыячакбыз, әлбәттә. Авылда юлсыз участоклар кала бит әле, – ди ул. Юл өзеклеге вакытында әлеге урамга чүп җыю машиналары да бик сирәк кенә керә торган булган, хәзер инде бу яктан да проблема булырга тиеш түгел, чүпне ишек төбеннән үк диярлек кереп алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International