Районның милли компонентлы алты мәктәбендә, шулай ук мәктәпкәчә белем оешмаларында һәм шәһәр мәктәпләрендә укучылар, педагоглар һәм ата-аналар чуаш теленнән диктант яздылар.
Диктант-Халык бердәмлеге көненә багышланган, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләренә карата кызыксыну уятырга юнәлдерелгән ирекле белем бирү акциясе. Диктант тексты 150 сүздән торды, авторы-Н.П. Петров. Диктант үткәрүнең максаты-чуаш теленнән грамоталылыкны арттыру.
Чара туган телдә белемнәрен тикшерергә теләүчеләрнең актив катнашында узды. Моны Урта Камышлы мәктәбе директоры Валентина Гаврилова да билгеләп үтте.
«Безнең мәктәптә укучылар һәм укытучылар, шулай ук укучыларның ата-аналары диктант язды, бу туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бик мөһим. Без үз телебезне белергә тиеш. Диктант барлык теләүчеләргә чуаш теле буенча белемнәрен тикшерү мөмкинлеге бирә, хаталарны тикшерү ярдәмендә грамоталылык дәрәҗәсен арттыра», – дип хәбәр итте Валентина Витальевна.