2021 елның 18 ,19 октябрендә 73нче янгын сүндерү бүлеге тарафыннан саклана торган объектларда янгынга каршы җиһазлар торышы тикшереләчәк.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында бораулау объектларының янгынга каршы торышын, скважиналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау буенча максатчан тикшерүләр үткәреләчәк.
"Тикшерү барышында «Татнефть» оешмасы составына кермәгән чит оешмалар тарафыннан бораулау, скважиналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясауда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк, - дип сөйләде 73 ПСЧ инспекторы А.Әбделвәлиева.