Бөтенроссия халык санын алу тәмамланганнан соң планшетларны муниципаль учреждениеләргә тапшырачаклар

2021 елның 15 октябре, җомга

Халык санын алу өчен 360 мең планшет сатып алынган.

"Бөтенроссия халык санын алу вакытында 360 мең планшет җәлеп ителәчәк. Бу нәкъ менә безгә кирәк кадәр күләмдә», - диде Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов.

Халык санын алу тәмамланганнан соң, планшетларның зур өлеше Росстатта сайлап алу тикшеренүләре үткәрү өчен калачак, зур өлешен муниципаль оешмаларга-эчке эшләр мнистрлыгына, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International