Бүгеннән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Яңа Иглайдан Лилия Галиева һәм Үрнәктән Азия Гайнуллина ай дәвамында сан алучы булып эшләячәкләр. Икесенең дә сан алуларны үткәрү буенча тәҗрибәләре бар, яңа кертелгән үзгәрешләрне дә өйрәнергә өлгергәннәр һәм бу көннәрдә инде үз участокларында йорттан-йортка йөри башлаячаклар. Район буенча исә халык санын алуны оештыруда 114 кеше катнашачак. Аларның 16сы – контролер, 1се – инструктор, 97се – сан алучылар. Аларны Бөтенроссия сан алуы символикасы төшерелгән жилет, шарф, портфельләреннән танырга була. Халыктан алынган барлык җавапларны да сан алучылар кәгазь бланкларда түгел, ә электрон юл белән теркәп барачак, моның өчен һәркайсы планшетлар белән тәэмин ителгән. Әмма сан алучының килүен көтмичә, кампаниядә үзең дә электрон юл белән катнашырга мөмкин. – Быелгы сан алуда өч төрле юл белән катнашырга була. Сан алучылар аша өйдә, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы үз шәхси кабинетыгызга кереп һәм стационар участокларга килеп. Стационар участокларның саны 10ау. Шәһәрдә алар күпфункцияле үзәктә, Нурлат АТПсының административ бинасында, Халыклар дуслыгы йортында һәм “Буровик” спорт комплексында урнашкан. Шулай ук Мамык, Егоркино, Киекле, Аксумла, Урта Камышлы һәм Биляр Озерода да стационар участоклар булдырылды, – ди Дәүләт статистикасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Сирень Садыйкова, сан алу барышында коронавируска каршы барлык шәхси саклану чаралары да истә тотылачагын искәртеп. Россиядә даими яшәүчеләргә 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Алар ике блокка бүленгән, беренчесендә үзегез һәм йорт хуҗалыгыгыз турында сорасалар, икенчесендә яшәү шартларыгыз турында мәгълүмат теркәләчәк.