Бүген республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.
Чарада нурлатлылар да – район башлыгы урынбасары Линар Маняпов һәм район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина катнашты.
Президент ярдәме белән район мәктәп автобуслары автопаркы тагын бер техникага тулыланды.