Россиядә 15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башлана, ул 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Гражданнарның әлеге чара белән бәйле сораулары күп туа.
Шуңа күрә 2021 елның 14 октябрендә 16.00 сәгатьтә «Халык санын алу турында сез нәрсәләр беләсез?».
Гражданнарның сорауларына федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Вячеславовна Гатауллина җавап бирәчәк.
Сорауларны 2021 елның 14 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша бирергә мөмкин (түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин:
https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) яки 14 октябрьдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча бирергә мөмкин.