Форум 26-29 октябрь көннәрендә узачак.
Форумда туризм өлкәсендә социаль яки бизнес-проектларны гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Быел анда бөтен Россиядән 250 дән артык катнашучы көтелә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
"Форум мәйданчыгында 35 Россия һәм чит ил спикеры, төрле өлкәләрдәге экспертлар: туроператорлар, әйдәп баручы медиа һәм трэвел-блогерлар, инвесторлар һәм ИТ-компанияләр, HORECA һәм туризм өлкәсендә хакимият органнары вәкилләре, кунакчыллык экспертлары һәм профессиональ сәяхәтчеләр чыгыш ясаячак», – диелә ведомствоның матбугат хезмәте хатында.
Форумда яшьләр арасында эчке туризм үсеше, туризм өлкәсендә яшь инициативаларга нинди ярдәм алырга мөмкин икәнлеген һәм башка бик күп нәрсәләрне беләчәкләр.
Яшь буынга шулай ук туризм һәм сәяхәтләр өлкәсендә сыйфатлы һәм кызыклы контент булдыру буенча яшь журналистларны һәм трэвел-блогерларны әзерләү һәм укыту, Россиянең аз билгеле туристик локацияләренә туристлар агымын җәлеп итү максатыннан территорияләрне үстерү буенча яңа форматлар һәм интерактивлар булдыру турында кейслар үткәрәчәкләр.
“Катнашу өчен гариза бирергә һәм Форум турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: https://youthtourforum.ru/ Форумда катнашу өчен теркәлү 2021 елның 20 октябренә кадәр ачык», - дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Моннан тыш, быел форумның үсеп килүче программасы өч юнәлеш буенча төзеләчәк: «Трэвел-блогинг», «ТР районнарында туристик инициативалар буенча белем бирү программасы» һәм «Туристлар өчен вакыйгалар һәм интерактив программалар».