Яңа Иглай җирлеге гражданнарының үзара салым акчалары авыл эчендәге урамнарны ремонтлауга тотыла

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Әлеге җирлек гражданнарының үзара салым акчасына Яңа Иглай авылында Овражная урамында 515 метр, Некрасовкада Елга урамында 116 метр, Иске Иглай авылында 60 метр озынлыкта авыл юллары  ремонтланган.

Бу авыл җирлеге – авыл территорияләрен финанслауда республика программасы мөмкинлекләрен файдаланучы Нурлат районының актив җирлекләреннән берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International