Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова шәһәр Мәдәният сараенда гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Ул нурлатлыларның коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү буенча сорауларына җавап бирде.
Әйтик, Нурлатта яшәүче Лидия Сергееваны су белән тәэмин итү өчен ОДН түләү мәсьәләсе кызыксындырды.
«Бу проблема мине генә борчымый, - диде ул. - Безнең йортларда чәчәкләргә су сибү, тротуарлар юу өчен бер генә кран да юк, ә без бит су өчен ОДН түлибез».
Лилия Борисова әлеге сорауга тәфсилле аңлатма бирде, шулай ук ОДН буенча зур аерма мәсьәләсе республиканың Дәүләт торак инспекциясе карамагында, һәм алар йорт буенча түләүләрне тикшерергә хокуклы, дип белдерде.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте өчен түләү мәсьәләсе буенча Лилия Петровнага өч нурлатлы мөрәҗәгать итте.
Мин үзем авылда яшим. Нурлатта да фатир сатып алдым, әмма анда тормыйм. Шуңа да карамастан, чүп өчен ике урында да түләү килә. Әгәр чүпне бер җирдә генә түгәм икән, нигә мин аның өчен ике тапкыр түләргә тиеш? – дип үз соравын җиткерде Илдар Мотыйгуллин. Лилия Петровна әлеге мәсьәләнең әлегә ачык булуын, әмма республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының каты көнкүреш калдыклары өчен түләү тәртипләренә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим белән чыгуын әйтте.
– Әйтик, кеше авылдагы йортында теркәлгән булып, шәһәрдәге фатирында яшәсә дә, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләр аңа ике җирдә дә киләчәк. Бер яктан, бу әлеге хезмәтне күрсәтүче оешманың чыгымнары белән бәйле, төбәк операторы үз графигы буенча барлык торак пунктларны да йөреп чыга бит. Икенче яктан, милекче, сезонга бәйле рәвештә яшәү урынын үзгәртсә дә, бер төрле күләмдәге чүп кенә чыгара. Каты коммуналь калдыкларны чыгару өлкәсендәге реформа республикада өченче ел гына тормышка ашырыла, шуңа сораулар бар әле, әмма алар хәл ителәчәк
Шул ук көнне Лилия Борисова Нурлат җылылык челтәрләре һәм “Промочистка”ның диспетчерлык пунктларында һәм кайбер башка объектларында булып, биредәге эшләрнең барышы белән дә танышты.