Әле күптән түгел генә без Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаштык, ә бүген без тавыш биргән депутатлар эшкә кереште.
Регламент буенча беренче утырышны Дәүләт Думасының яшь буенча иң өлкән әгъзасы, Мәскәүнең вице-мэры, 85 яшьлек Владимир Ресин ачарга тиеш. Әмма бүген ул бу вазыйфаны үзеннән бер яшькә кечерәк Валентина Терешковага тапшырды.
Беренче утырышта депутатларның эш тәртибе һәм берничә карар кабул ителде, сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы Рәисе – Вячеслав Володин һәм аның урынбасарлары сайланды.
Шулай ук Дәүләт Советы комитетлары составлары, аларның рәисләре, урынбасарлары һәм комитетларның башка әгъзалары расланды, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бердәм Россия» депутатлары 17 комитетны җитәкли. КПРФ депутатлары 5 комитет җитәкчеләре булдылар.
«Гадел Россия» – Дөреслек яклы” вәкилләре 4 комитетны җитәкләячәк, ЛДПР депутатлары-4 комитетны, «Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары 2 комитетны җитәкләп эшләячәк